В августе татарстанцев ждет дополнительный выходной
17.08.2021
В связи с многочисленными обращениями работников предприятий и организаций Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан сообщает.
В соответствии с Законом Республики Татарстан от 19.02.1992 № 1448-XII «О праздничных днях и памятных датах Республики Татарстан» 30 августа – День Республики Татарстан – является нерабочим праздничным днем.
Таким образом, в 2021 году днями отдыха являются 28, 29 и 30 августа.
Татарстанлыларны август аенда өстәмә ял көне көтә
17.08.2021
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 ел, № 1448-XII Татарстан Республикасы Законы нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Шулай итеп, 2021 нче елда 28, 29 һәм 30 нчы август ял көннәре булачак.